Район Сабан туенда шәһәр оешма-предприятиеләре арасында узган спартакиада җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.
АТ ЧАБЫШЫ
Токымсыз атлар
Леонид Трофимов (Ак Барс-Әгерҗе)
Күләгәш, Кам.Ключ, Байтуганда социаль хезмәткәр булып эшләүче Надежда ИСАКОВА үзе карамагындагы әби-бабайлар янына мотоциклда гына җилдерә.
Быел Рамазан ае көннең иң озын чагына – июньгә туры килә. Тик иманы нык кешене бу гына куркыта алмый.
Көчек – Руслан Муллахмәтов (Яңавыл).
Кодаш – Илшат Каеров (Исәнбай).
Яңавыл – Руслан Муллахмәтов (Яңавыл).
Әгерҗедә район Сабан туенда Исәнбай егете Илшат КАЕРОВ милли көрәштә төп приз тәкә һәм мотоцикл отты.
Сабантуй шуның белән күңелле һәм истә кала торган бәйрәм, анда һәркем үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен сыный ала. Бәйрәмне тыныч кына күзәтеп утыручы 81 яшьлек Халисә апа Камалетдинова да түзмәде, чүлмәк ватарга чыкты һәм булдырды бит!
БЕЗ – БЕРБӨТЕН
Милли бәйрәмебезне татарлар гына түгел, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик яраталар.
Ә менә биредә көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары, алдынгы сыер савучылар, авыл хуҗалыгы тармагында һәр баш терлек, һәр бөртек өчен җан атучы белгеч-җитәкчеләр җыелган. Сабан туе нәкъ менә сабан эшләре төгәлләнгәч, авыл хезмәтчәннәренә дан җырлау өчен уздырыла торган бәйрәм шул ул.
Чү, тузаннар туздырып атлар килә түгелме соң?! Әнә-әнә, күрегезче, финишка җиткәндә иң арттагы ат алга ыргылды. Әйдә, бахбай, син бүген беренче булырга тиеш! Хуҗалар дүртаяклы дусларын чабышка бер генә түгел, 3-4 ай әзерлиләр. Ә ярышка чыгар алдыннан аларга ашарга бирергә ярамый, диләр.