ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Чү, тузаннар туздырып атлар килә түгелме соң?! Әнә-әнә, күрегезче, финишка җиткәндә иң арттагы ат алга ыргылды. Әйдә, бахбай, син бүген беренче булырга тиеш! Хуҗалар дүртаяклы дусларын чабышка бер генә түгел, 3-4 ай әзерлиләр. Ә ярышка чыгар алдыннан аларга ашарга бирергә ярамый, диләр.


4
июнь, 2016 ел
шимбә

10 сәгать – Ат чабышы.

11 сәгать – Ат чабышында җиңүчеләрне бүләкләү. Сабан туен тантаналы төстә ачу. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.

12.30 сәгать – Районыбызның сәхнә осталары чыгышы.

12.30 сәгать – Волейбол, армспорт, капчык белән сугыш, йөгерү ярышлары. 

      Чын күңелдән Сезне иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе – ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырыла торган Сабан туе белән тәбрик итәм!

 


3
июнь, 2016 ел
җомга

 Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләрне район Сабан туе мәйданына җыеп бәйрәмгә әзерлекне тикшерде. Бер атна инде бу мәйданда төзүчеләр, энергетиклар, урман хезмәткәрләре, “Төзелеш идарәсе“ оешмасы эшчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе, “Агро-Кама“ ширкәте  бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар.

2016 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының (соцпакет) бәясе 7 процентка артты. Хәзер ул 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Аның 766 сумы –медикаментларга, 118 сумы шифаханәләргә юллама алу, 110 сумы бушлай юлда йөрү өчен каралган.

Татарстанда  икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу уңаеннан игълан ителгән “Әти-әниеңне яздыр“, “Якыныңны яздыр“ акциясенә район башлыгы Валерий Макаров иң беренчеләрдән булып кушылды һәм башка җитәкчеләрне дә якыннарына “Әгерҗе хәбәрләре“н яздырып бүләк итәргә өндәде.

ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, узган айда Әгерҗе районында 42 сабый туган: 14 малай, 28 кыз. Бу юлы әти-әниләре сабыйларына Умар, Илдан, Раян,Самир, Лев, Тамерлан, Әмир, Ранэль, Ева, Аишә, Самира, Дилбәр, Әминә, Әмилә, Дәлилә, Ясминә, Җәмилә, Амалия исемнәрен кушканнар. Иң яшь әнигә 19, иң өлкәненә – 42 яшь.

80 еллык юбилеена килеп җиткән 1нче шәһәр балалар бакчасы – Әгерҗедә 1936 елда ачылган иң беренче мәктәпкәчә балалар учреждениесе. Бу атнада бакча коллективы ветераннар, нәниләр, әти-әниләр белән бергә икенче туган йортларына әверелгән бакчаның күркәм юбилеен Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте. 

Матур традиция буенча, быел да язгы кыр эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне,  нәтиҗәле эшләгән  терлекчеләрне, башкаларга үрнәк авыл хуҗалыгы белгечләрен һәм җитәкчеләрне, иң яхшы фермерлык хуҗалыгы башлыкларын Сабан туе сәхнәсенә  чакырып  хөрмәтләячәкләр. Аларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылачак. Менә алар:

 

Районыбызның 337 нәни малай-кызы бу көннәрдә бәйрәм арты бәйрәмдә күңел ача.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International