Әнә, сугышта катнашкан бабалары, якыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, 250 укучы мәйданга керә. Һәр сурәт астына батыр якташларыбыз турында мәгълүмат язылган. Бу үсеп килүче буынның бабалары батырлыгын бүгенгәчә онытмавы турында сөйли. Күңелләрдә батыр якташларыбыз белән горурлану хисе туа.
Илебез 71нче җылы, кояшлы язы өчен сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән каһарман ветераннарыбызга, тылда җигелеп тормыш алып барган, җиңүне якынайту өчен соңгы сынык икмәген дә фронтка озатырга әзер булган тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәтле.
Ямьле язлар белән бергә Бөек Җиңүнең 71 еллыгы да килеп җитте. 9 Майда Әгерҗе шәһәрендә булачак бәйрәм чараларына рәхим итегез, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар!
“Безнең төп максат – кешеләргә бер-берсе белән сөйләшү, аралашу мөмкинлеге тудыру. Шуны күзаллап, заманнан артта калмаска тырышып эшлибез“, – ди район электр элемтәсе узелы (РУЭС) начальнигы Әсгать Садыйков.
“Очрашкан саен сезгә хөрмәтем арта гына бара. Безгә, яшь буынга, сездән бик күп нәрсәләргә өйрәнәсе бар әле“. Район башлыгы Валерий Макаров Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырганда әнә шул сүзләргә аеруча басым ясады.
Бу көннәрдә Әгерҗе ике иҗат әһелен югалтты. Аның берсе – сәхнә һәм спорт ветераны, күп кенә шигырьләр, җырлар авторы Мәсгуть ага Исхаков, икенчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Наил ага Нәбиуллин.
Җиңүнең 71 еллыгын районда 24 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала. Менә алар:
7 май – Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар.
Чәчү эшләре 6862 гектарда башкарылды (планга карата – 24%).