Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алган көннәр Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ИСХАКОВА өчен аеруча истәлекле. Аңа бүген район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветеранының тол хатыны буларак яңа фатир ачкычлары тапшырды.
Хәзер талпаннарның нәкъ менә котырган чоры. Шәһәрдәшләребез “халык йөри торган ял паркларын талпанга каршы эшкәртәчәкләрме?“ дип сорыйлар.
Соңгы вакытта район башлыгы Валерий Макаров иртәнге планерканы Әгерҗе шәһәре урамнарында уздыра. Район җитәкчесе шәһәрне чистарту, төзекләндерү, чәчәкләр үстерү турындагы мәсьләләргә аеруча зур игътибар бирә.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Девәтернә авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны һәм ирләре сугышта булганнарның тыл хатыннарына азык-төлек бүләге тапшырылды.
Шаршады авыл җирлегендә авыл советы территориясен чүпләрдән арындыру өмәсе узды. Авыл советында эшләүчеләр территорияне тырмалап, чистартып чүпләрен түгеп җыештырып куйдылар. Шулай ук һәйкәлләрне дә тәртипкә китерделәр.
Арчада “Сәлам“ программасы кысаларында авыл районнары арасында Спартакиада узды. 19 команда арасында Әгерҗе районы данын Миләүшә Гыймранова, Айрат Сәетов, Ринат Шабаев, Рияз Баһаветдинов һәм Гөлчәчәк Хәкимова якладылар. Үз үлчәү категорияләрендә Миләүшә, Айрат – 1нче, Ринат һәм Рияз – 2нче, Гөлчәчәк 3нче урынга лаек булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Әгерҗе командасы – 8нче урында.
Районыбызның актив егет-кызлары быел да Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан велоузышта үзләрен сынарга чыктылар. Узган ел Сарсак-Омга–Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итсәләр, быел чакрымнар тагын да озайтылды. 150 велосипедчы Көчек авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым ара узды.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан районыбызда “Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге“ акциясе старт алды. Ике атна дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә укучыларга сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйлар һәм әлеге дәһшәтле еллар, фронтовик бабалары, тылда алны-ялны белми эшләгән әбиләре турында сораштырулар уздыралар.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны һәм ирләре сугышта булганнарның тыл хатыннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велоузыш булды.