Әгерҗедә үз хуҗалыклары белән яшәүче өлкән яшьтәге әниебез белән әтиебезгә чүпләрен алып китү һәм аның өчен түләү турында килешү төзергә кушалар. Олы кешенең чүбе күп буламени инде аның? Әтиебезнең мондый килешү төзисе килми. Атнага бер тапкыр мин аларның вак-төяк чүпләрен алып, контейнерга ташлап китәм. Ни өчен аларны чүп түгү буенча килешү төзергә мәҗбүр итәләр?
Быел Әгерҗедә – сигез, Красный бор һәм Тирсәдә берәр күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләрен башкару өчен районга 25 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Күп йортларда кыш айларыннан бирле ремонт эшләре гөрли. Кайберләрендә инде ул финишка якынлаша.
Бүген, 27 апрельдә, Әгерҗегә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел һәм матбугат хезмәте житәкчесе Айсылу Гомәрова килделәр.
Габдулла Тукайның туган көнендә “Яшьлек“ паркында зур бәйрәм узды.
Әгерҗенең “Авангард“ кинотеатрында Габулла Тукайның туган көнендә үзенчәлекле бәйрәм булды. Районыбызның ун мәктәбе укучылары Тукай әсәрләрен заманчалаштырып күрсәттеләр. Язучының “Кәҗә белән Сарык“, “Су анасы“, “Шүрәле“, “Пар ат“ һәм башка әсәрләренә укучылар заманча төсмер биреп, җыр-биюләр белән баетканнар.
Әгерҗе, Чаллы, Алабуга, Зәй, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Менделеев – барлыгы тугыз районның прокуратура хезмәткәрләре Зәйдә оештырылган зона спартакиадасында осталыкта, җитезлектә сыналдылар.
Районда яшәүче сугышта катнашучыларга, һәлак яки вафат булган ветераннарның тол хатыннарына – барлыгы 222 ветеранга 3 майга кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен тантаналы шартларда тапшырачаклар.
Әгерҗедән Красный борга бару уңаенда Иж күперенең сул ягындагы урында ел әйләнәсе балыкчылар ял итүенә игътибар иткәнегез бардыр. Ә менә узган җомгада әлеге урыннан бер трактор арбасы чүп җыеп түктек дисәк, ышанырсызмы?!
Быел Чернобыль атом электр станциясендә реактор шартлауга 30 ел. XX гасырның иң зур экологик фаҗигасе булган шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан да 19 ир-егет катнашты. Ни кызганыч, бүген аларның 10сы гына исән.