ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2016 ел
сишәмбе

Әгерҗе районы Исәнбай авылында Бөек Җиңү көне бусагасында район Советы депутататы  Илфат Ямалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев сугыш ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын өйләренә барып котладылар.

30 апрель көнне иртәнге сәгатьләрдән үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде.

Ижау-Казан электричкасы 9 майдан Казанга турыдан-туры йөриячәк. Моңа кадәр пассажирларга Кизнерда пересадка ясарга туры килә иде. Димәк, әгерҗелеләр дә Казанга турыдан-туры бара алачак.

“Эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү“ бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Ике айга якын Иске Эсләк, Ямурза, Кичкетаң, Кодаш, Әгерҗе зоналарында иҗат һәм фольклор коллективлары арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ район смотр бәйгесе узды. Анда 1500 сәхнә остасы катнашты.


1
май, 2016 ел
якшәмбе

26 нчы апрель көнне Үтәгән авыл клубында Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтү кичәсе узды.


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына – 130, вафатына 103 ел узып аралар ерагая барган саен ул безгә якты йолдыз булып һаман да якыная бара. Әнә, укучыларыбыз аның әсәрләрен заманчалаштырып ничек оста уйныйлар!

Тукай исән булса, бүген Татарстанда гына түгел, хәтта чит илләрдәге милләттәшләребезнең дә үзен ничек зурлауларын, йөз елдан артык элек язылган шигырьләрен 3-4 яшьлек сабыйларның да, 70-80 яшьлек әби-бабайларның да дәртләнеп сөйләүләрен күреп шаккатыр иде, мөгаен. Бөтен татар дөньясы апрель ае буе Тукай рухы, Тукай иҗаты белән яшәде.    

Бүген район Мәдәният сараенда беренче тапкыр сәләтле балалар фестивале узды.

 

Бер ай дәвамында районда иҗат һәм фольклор коллективлары арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ смотр бәйгесе узды. Биш зонада узган бәйгедә иң яхшы чыгышлар сайланып, иҗат коллективлары кичә Мәдәният сараенда финалда янә бер кат “иләктән иләнделәр“.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International