ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 26 апрельдә, мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм  Шигырь көне. Шул уңайдан көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге “Яшьлек“  ял паркына килергә онытмагыз.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә, быелгы Тукай премиясе җиңүчеләре:

Әгерҗедә туып-үскән, 3нче мәктәптә белем алган, бик кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән, хәзер Алабугада яшәүче Гөлназ ӘНДӘРҖАНОВА–ШАКИРОВА Татарстанның “Бриллиант кәләше–2016“ фестивале җиңүчесе булды.

 

Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә – 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары поездларда ел дәвамында ярты бәягә сәяхәт итә алачак.

Рыс авылында туып-үскән якташыбыз, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге баш табибы  Рамил Габделхак улы ТУРАЕВ халык сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше һәм озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен ТР Президенты Указы белән “Намуслы хезмәт өчен“ медале белән бүләкләнде.

Сусаклагыч зоналарны саклау елы һәм санитар-экологик икеайлык кысаларында Иж елгасы буен чистарту буенча өмә узды.

 

Язгы чакырылышта 36 яшь егет солдат каешы буачак. Шуларның 16сы “Авангард“ка “Армиягә чакырылучы көне“нә килде.

 

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде.

 

Бу көнне шәһәр һәм авыл китапханәләрендә китап дөньясына сәяхәт итәргә, истәлекле даталарга багышланган әңгәмәләргә кушылырга, китап укучылар белән бәхәскә керергә теләүчеләр күп булды. Могҗиза һәм маҗараларга бай чаралар әзерләгән китапханәчеләр, һәркемне ачык йөз белән каршы алып, китап дөньясына алып кереп киттеләр. 


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Шаршады авылы китапханәсендә ГабдуллаТукайның 130 яшьлек юбилеена багышланган “Тукай шигырьләре яхшылыкка,матурлыкка өнди” дип исемләнгән шигырь конкурсы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International