ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау конференциясе булды. Анда җәмгыять рәисе Равия Лутошкина оешманың соңгы 5 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Җәмгыятьнең авыллардагы бүлекчәләре активистлары район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Конференция эшендә район башлыгы Валерий Макаров катнашты.    

Евгений Викторович Мурзин “Әгерҗе-кино“ муниципаль бюджет учреҗдениесе  директоры итеп билгеләнде. 

18
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2016 ел бюджеты буенча фаразлар
 
IV район Советы сессиясендә депутатлар  2016 елга бюджет проектын беренче укылышта кабул иттеләр.

17
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Әгерҗедә гомер кичерүче Рәфыйка апа МӨХӘММӘТҖАНОВА 90 яшьлек олуг юбилеенда Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасына һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләкләренә лаек булды.


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Иң яхшы хат язу дәресе“ Бөтенроссия конкурсының республика этабында 3нче мәктәптән Сабина Кухарчук һәм Кичкетаң мәктәбеннән Ләйсән Гарифуллина җиңү яуладылар.


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Борынгыдан калган иң матур йолаларыбызның берсе ул каз өмәсе. Ябалак-ябалак беренче кар яуганда, ноябрь урталарында уздыралар әлеге өмәне. Нәкъ менә бу көннәрдә авыл уңганнары каз сую мәшәкате белән яшиләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) – 25, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу уңаеннан күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе күпбалалы гаиләләргә янгын сүндергеч һәм фатир эчендә янгын чыгуны хәбәр итә торган автоном прибор бүләк итү акциясе игълан итте.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында беренче тапкыр “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ бәйгесе уздырылды.

Чаллы шәһәрендәге Сарман трактында күптән түгел менә шундый баннер пәйда булды. Ә андагы гүзәл кыз кем дисезме? Ул Көчек авылыннан чыккан каты куллы кызыбыз, 16 яшендә спорт мастеры исеме алган, армспорт буенча күптэн түгел Дөнья чемпионатыннан ике көмеш медаль яулап кайткан МИЛӘҮШӘ ГЫЙМРАНОВА. Афәрин, булдырасың, Миләүшә!

Адәм баласы урында үзен борчыган сорауга, проблемага җавап тапмагач, гадәттә, башкаладан килгән төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Дәүләт Советы депутатлары  янына ярдәм сорап килә. Бу атнада да Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнарның үтәлешенә күзәтү буенча идарәсе начальнигы Ратмир ШӘЙДУЛЛИН Әгерҗе прокуратурасында гражданнарны кабул итү уздырганда 14 кеше аңа мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International