ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Казанның Химиклар Мәдәният сараенда эшче яшьләр арасында “Безнең заман – Наше время“ республика телевизион фестиваленең суперфиналы узды.

Аларның мактаулы исемнәре, Дипломнары бихисап булса да, әле моңарчы Татарстан Президенты кулыннан бүләк алганнары юк иде. Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантанада Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе Мәдәният сарае каршындагы “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле җитәкчесе Марат Муллахмәтовка 200 мең сумга сертификат тапшырды.
Аңа балачактан ук рух ныклыгы, максатына ирешү өчен җан-фәрман тырышу, һәр эшне җиренә җиткереп үтәү, сүзендә тору кебек сыйфатлар хас була.

10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
5 ноябрь көнне Девәтернә Мәдәният йортында инвалидларның башлангыч оешмасының 5 еллык отчеты булып узды. Шушы оешманың җитәкчесе Ситдикова Гөлсинә Мирфаяз кызы эчтәлекле чыгыш ясады.
Халыклар бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Болгар Ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турында“гы Указны имзалады.
Почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу башланды. Өченче ел инде “Татмедиа“ акционерлык җәмгыяте үз басмалары әбүнәчеләре өчен  “Язылган өчен айпад!“ акциясе игълан итә.  1 ноябрьдән әлеге акция старт алды.
10 ноябрьдә 13-14 сәгатьләрдә район прокуратурасы бинасында (Гоголь урамы, 12) ТР прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтү буенча идарәсе начальнигы Ратмир Шәйдуллин гражданнарны кабул итә.
Казанда Россия халыкларының милли инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләренең III Бөтенрәсәй фестиваль-бәйгесе узды.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Октябрь аенда Әгерҗе районында 33 сабый туды: 17 малай, 16 кыз. Биектау авылында Красильниковлар гаиләсендә алтынчы сабый дөньяга аваз салды. Моңа кадәр малайлар гына булган гаиләдә нәни кызчык туу – әти-әнисенә генә түгел, бертуган биш абыйсына да зур сөенеч. 
Шәһәребездә авария хәлендәге баракларның елдан-ел кимүенә сөенергә генә кирәк. Тормыш өчен куркыныч булган мондый торактан яңа фатирларга күчкән шәһәрдәшләребезнең күбесе шатланып туялмый. Әмма җимерелергә җиткән йортлардан яңа фатирга күчәргә теләмәүчеләр дә бар икән...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International