Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы. Әти-әни өчен икеләтә зур бәхет. Шулай да Татарстанда игезәкләргә уң булган авыллар бар. Аллага шөкер Иске Эсләк һәм Үтәгән авылларында да мондый гаиләләр шактый
Телгә оста егетләребез төрле мәзәк хәлләр сөйләделәр, әниләргә -хатын-кызларга багышлап бик матур, моңлы җырлар башкарылды.
“Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда хөрмәтле өлкәннәребезне алдалап, аларның үлемтеккә дип бөртекләп җыйган акчаларын, мал-мөлкәтләрен чәлдереп табан ялтыратучылар янәдән үз кәсепләренә керешергә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәрне алдан кисәтеп куябыз“, – ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов.
Үзебезнең районда продукция җитештерүчеләргә ярдәм итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм хезмәт законнарын бозучыларны “утлы табага бастыру“ – эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә әнә шул мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстандагы авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча җирле референдумга 1 мартта старт бирелде һәм ул биш районда үтте инде. Әгерҗе районы авыл җирлекләрендә һәм Әгерҗе шәһәрендә референдум 22 мартта үтәчәк. Әлеге мөһим чарада катнашу –туган төбәгенең төзек, матур, чиста булуы өчен җан атучы һәр кешенең намус эше.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яңа Авыл Мәдәният йортында “Ирләр сәхнә кыздыра” дигән зур концерт булды.
Ветераннарга медальләрне Әгерҗе муниципаль районы “Нефтепродуктлар” ширкәте директоры- депутат Заһретдинов Ирек Рафаил улы һәм Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Фәнис Миңнефаяз улы тапшырдылар.