1 апрельдән 31 майга хәтле шәһәрдә һәм авылларда әйләнә-тирәне төзекләндерү, чистарту һәм тәртиптә тоту ике айлыгы игълан ителә. Бу эштә районның бөтен халкы катнаша.
7 апрель 13 - 17 сәг., 14 апрель – 12-17 сәг, 15 апрель – 12-13сәг, 17 апрель – 12-14сәг, 21 апрель – 5-7сәг, 22 апрель – 12-14сәг, 26 апрель – 7-9сәг, 27 апрель – 12-16сәг, 29 апрель –10 -13 сәг.
4 апрель 14 сәгатьтә Көчек авыл Мәдәният йортында аграр-сәнага комплексына ярдәм итүгә багышланган киңәшмә уздырыла.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер“ (ГТО) значогыннан – Олимпиада медальләренә! Миллионлаган совет кешесен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның лозунгысы нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. ГТОның яңадан кайтуына райондашлар нинди фикердә?
Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын яңага алыштыру халык арасында күп сораулар тудыра. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без Әгерҗе районындагы «АК БАРС-Мед» Иминият Төркеме» директоры Лилия ГАЛӘМШИНАга мөрәҗәгать иттек.