ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Әгерҗедә яшәүче спорт ветераны Мария СТЕСИКОВАны стадионнан башка күз алдына да китереп булмый. Елның нинди фасылы булуга карамастан, ул биредә сәламәтлеген ныгыта. Бәлки ышанмассыз да, ул хәзер урамда чатнама суык булганда да стадион буенча бер әйләнеш ясый... яланаяк. Аны әйләнү өчен якынча дүрт минут вакыт кирәк.
Иж-Бубый мәктәбен 1954, 1959, 1964, 1974, 1984, 1989, 1994, 2004 елда тәмамлаган укучыларны 1 февраль 14 сәгатьтә очрашуга чакырабыз.
Урманчылык тармагы үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының “Кичке Таң“ дәүләт табигый заказнигы җитәкчесе Әһли Гаскәр улы Фәйзуллинга Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган экологы“ исеме бирелде.
ШАКИРОВ Фәнис Фидаил улы “ Төзелеш идарәсе“ муниципаль унитар предприятие директоры итеп билгеләнде.

Сугыш һәм тыл ветераннарының, инде хәзер сугыш чоры балаларының сафы да көннән-көн кими. Әле шушы көннәрдә генә берьюлы ике сугыш ветераны – Әгерҗедән Аркадий Шамшурин, Ермолай Басов белән хушлаштык. Ил азатлыгы өчен утка-суга кергән хөрмәтле ветераннарыбызның саны бүген 49 гына инде. Җиңүнең 70 еллык олы юбилеена алар ничә генә калыр икән...

Эчке эшләр бүлегенең Әгерҗе районы дежур бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, узган атнада районда административ хокук бозулар, җинаятьләргә кагылышлы 107  хәбәр теркәлгән.
Узган ел районда диспансерлаштыру узарга тиешле 3600 кешенең 2305е генә (планга карата – 64%) үз сәламәтлеген тикшерткән.

Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә. Тик, ни кызганыч, бу Бөек Җиңүне китергән сугыш ветераннары бармак белән санарлык кына калып бара. Сугыш чоры балалары да бүген җитмештән узганнар бит инде...


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Район башлыгы Валерий Макаров “Әгерҗе хәбәрләре“ битләрендә “ҖИТӘКЧЕГӘ СОРАВЫМ БАР“ дигән рубрика ачарга дигән тәкъдим белән чыкты.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина Райлә Рәвил кызы җитәкчелегендә укучылар Әгерҗе районы Ямурза авылында гомер кичерүче 80 яшьлек тыл ветераны Шаймухаметова Рәйсә Ризван кызында кунакта булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International