ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2013 ел
җомга
“Россия 1” телеканалының Россия география җәмгыяте белән берлектә үткәрүче “Россия 10” конкурсы 29 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
24 августта Кичкетаң авылында “Авыл яшьләре көне” уздырыла.
“Премьер-министрыбыз Илдар Халиков: “Менә монда Әгерҗе районыннан чыккан якташым – беренче җир эшкәртү халык комиссары Юныс Вәлиди турында кулъязмалар, документлар. Аны әтием туплап җибәрде. Бу шәхеснең исемен тарихка кертеп калдыру җаен табарга иде”, – дип бер төргәк биргән иде. Юныс Вәлиди турында ишетеп белә идем, әлбәттә. Кулыма шундый кыйммәтле документлар килеп кергәч, шунда ук бу шәхес турында кичекмәстән китап чыгарырга кирәк дигән фикер килде. Менә бу китап – бүген безнең кулларда”.
Быел капиталь ремонт программасына кертелгән коррекцион мәктәп-интернат, Көчек, Салагыш, Красный бор мәктәпләрендәге эшнең барышы, чын мәгънәсендә, “баш авыртуы”на әйләнде. Һәр сишәмбедә район хакимиятендә үтә торган әлеге мәктәпләр директорлары һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәне бу атнада Валерий Макаров коррекцион мәктәп-интернаттан башлады.
Бу атнада районга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей ФРОЛОВ килде.
“Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе” кебек традицион бәйгеләргә район башлыгы Валерий Макаров инициативасы белән узган уку елында тагын берәү – “Ел мәктәбе” бәйгесе өстәлде. Узган атнада 3нче шәһәр мәктәбендә әлеге бәйгегә йомгак ясалып, районның иң яхшы мәктәбе билгеләнде.
“Без подрядчиклардан уңдык!” – дип сөенә 4нче шәһәр мәктәбе директоры Надежда Тимирашева. Бу мәктәп бинасында капиталь ремонт эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге “МирСтрой” ширкәте төзүчеләре башкара.

Шәһәребезнең 75 еллык юбилее уңаеннан район хакимияте “Чәчәк атучы Әгерҗе” бәйгесе игълан иткән иде. Туган шәһәребезнең юбилее көннәрендә әлеге бәйгенең шәхси хуҗалыклар һәм күпкатлы йортлар арасындагы номинациясенә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район башлыгы Валерий Макаров җитәкчеләр катнашындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсенә чакырып хөрмәтләде.


13
август, 2013 ел
сишәмбе
“Эссен” кибете бинасында яңа даруханә ачылу әлеге микрорайонда гомер кичерүчеләр өчен бик сөенечле вакыйга булды.

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилее һәм Тимерьюлчылар көне елның иң матур бәйрәме булып тарихка кереп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International