ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2013 ел
җомга
Бу чәршәмбедә Россиянең, шул исәптән безнең районның да барлык мәктәпләрендә Универсиада дәресләре узды.
Универсиадага санаулы гына көннәр калып барганда республика спортчыларының төрле ярышларда җиңүләр яулавы куандыра. Ә алар арасында Әгерҗе егет-кызларының да булуы безнең өчен икеләтә шатлык.
Хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге мәгълүматларына караганда, быел районның дәвалау учреждениеләренә талпан кадалып 17 кеше мөрәҗәгать иткән.  Тикшерелгән талпаннарның 3сенең төрле вируслар йөртүе ачыкланган.

16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе


“Менә безнең кызлар гвардиясе шушы була инде”, – дип каршы алдылар безне Әгерҗедә яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВлар. Ә кызларның берсе генә үзләренеке, ә калган тугызын алар тәрбиягә алганнар. Хәер, хәзер бу гаиләдә чит, ятим бала дигән сүз юк. “Барысы да үзебезнекеләр”, – диләр.

Быелгы уку елы да ахырына якынлаша. Ә бу – укучыларга киеренке акыл хезмәтен ялга алыштыру вакыты, ягъни җәйге каникуллар җитә дигән сүз. Быел районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар җәйге ялларын кайларда уздыра ала соң? Бу хакта  яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА сөйли:
Туган җирне фашист коллыгыннан азат итәргә фронтка киткән һәр 100 сугышчының 97се яу кырында ятып калган. Батырларча һәлак булган 20 миллионнан артык сугышчының исемен укып чыгу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булыр иде икән?!
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан шәһәребез мәктәпләре укучылары, хезмәт коллективлары 28нче тапкыр традицион Тынычлык эстафетасына җыелдылар.
8 майда районыбыздан бер төркем ветераннар – Виктор Жуков, Фәйзи Нәбиев, Нина Мерзлякова, Василий Пономарев, Мәйфрүзә Шәрәфиева, Арибә Айтуганова, Рифкать Абдрашитов Казанда Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантанада катнаштылар.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
Районыбыз пенсионерлары “Өченче буын” Республика спартакиадасында катнаштылар. Ул быел өченче тапкыр уздырылды һәм Бөтендөнья җәйге универсиадага багышланды.

7
май, 2013 ел
сишәмбе

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International