ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2012 ел
җомга
Быелгы Җиңү бәйрәме районыбыздагы 13 ветеран өчен аеруча шатлыклы булды. Алар бу көнне  шәһәребезнең Ометов урамындагы яңа йорттан фатир ачкычлары алдылар.
7 майда Әгерҗегә Казаннан наркотикларга каршы десант төште. Безнең районда наркотикларга каршы республика комиссиясенең күчмә утырышы булды.

5
май, 2012 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар,мөхтәрәм сугыш һәм тыл  ветераннары!

Ихлас күңелдән Сезне Бөек Жиңүнең 67 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм!

 


4
май, 2012 ел
җомга
Өч ай дәвамында районның 90 пенсионеры “Интернет-озак яшәү” программасы нигезендә компьютер серләренә өйрәнделәр. Узган атнада аларга тантаналы шартларда әлеге курсларны тәмамлаулары турында сертификатлар тапшырылды.
Күптән түгел ТНВ каналында “Батырлар” тапшыруын алып баручы якташыбыз Айдар Шәймәрдановның: “Соңгы вакытта Әгерҗедә көрәшкә игътибар нык артты, бик еш матур бәйгеләр оештырыла” – дигән сүзләре күңелгә сары май булып ятты.

3
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
5 май шәһәребездә Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Бу көнне көндезге сәгать 3тә стадионда  зур спорт бәйрәме үткәрелә.Тормышында сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәркемне спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз.
2нче шәһәр һәм Кадыбаш, Красный бор, Бима мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее  урманчылыкларына йөрүче укучылар үзләрен табигатьнең чын дуслары дип атыйлар. Сарсак-Омга лицееның яшь урманчылары эше белән якыннанрак танышкач, моның шулай икәнлегенә без дә инандык.
Районда санитар чистарту икеайлыгына яхшы старт бирелде, дисәк, күпләр  килешерләр, мөгаен. Без моның шулай икәнлегенә административ комиссия белән берлектә шәһәр урамнары буйлап рейд үткәргәндә дә инандык. Шәһәр халкының күбесе өмәләрдә актив катнашты. Ләкин проблемалар да бар әле.
Әле шушы көннәрдә генә язгы чәчү эшенә керешкән “Тирсә” бүлекчәсе хезмәтчәннәре әнә шундый максат куеп эшлиләр бүген.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International