Татарстанда кышын старт алган “Интернет – Озак яшәү” проекты ахырына якынлаша. Әлеге проект кысаларында компьютер серләренә төшенгән хөрмәтле пенсионерларга озакламый сертификат тапшырылачак. Ә күптән түгел Казанда өченче буын вәкилләренең I Республика IT–олимпиадасы үтте.
Узган атнада Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Әлеге юбилей – гасырдан артык тарихы булган Красный бор участок хастаханәсе үткән данлы юлның бик аз өлеше генә.