ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
дип сөенеп кайтты  район башлыгы Фәрит Габбасов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан.
Мәгълүм булганча, Әгерҗе районы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларында актив катнаша.
Татарстанда кышын старт алган “Интернет – Озак яшәү” проекты ахырына якынлаша. Әлеге проект кысаларында компьютер серләренә төшенгән хөрмәтле пенсионерларга озакламый сертификат тапшырылачак. Ә күптән түгел Казанда өченче буын вәкилләренең I  Республика IT–олимпиадасы үтте.
Язмамның исемен “Китапсыз яшәп булмый” дип куйдым да, уйга калдым. Бик күпләр минем белән килешеп тә бетмәс. Арагызда: “Хәзер компьютер, Интернет заманы. Анда бөтен мәгълүмат та бар, хәтта электрон китап та. Тиз дә, уңайлы да. Китапханәгә йөреп мәшәкатьләнәсе дә юк”, – диючеләр булыр. Ләкин бу фикерегез белән һич тә тулысынча килешәсе килми. Компьютер бик җайлы булса да, басма китапны  бернәрсә дә алыштырмый.
Китаптан бизү

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
1 апрельдән шәһәрдәге күпкатлы йортларның электр хуҗалыгы “ЖилЭнергоСервис” ширкәтенә йөкләнде. Шул уңайдан без, әлеге ширкәт директоры Илфат ЯМАЛИЕВ белән очрашып, әңгәмә кордык.
Илфат Ильясович, халык кайсы очракларда сезнең ширкәткә мөрәҗәгать итә ала?
“Кыштан соң юлларда  барлыкка килгән чокырларга шоферларның гына түгел, юлда йөрүче һәркемнең эче поша торгандыр бүген. “Юллар кайчан төзекләндерелер икән?” дигән сорау белән редакциягә дә мөрәҗәгать итәләр. Әлеге сорауга җавап эзләп, район юлларының торышы өчен җаваплы “Брус” җәмгыятенә юл алдык.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Район башлыгы Фәрит Габбасов шәһәребезне, авылларыбызны, юл буйларын санитар чистарту буенча 28 апрельгә кадәр удар ункөнлек игълан итте. Бу ай ахырында махсус комиссия, әлеге эшнең үтәлешен тикшереп, тирә-юнебездә чисталык, тәртип урнаштыруга битараф караган җитәкчеләрне, гражданнарны административ җәзага тартачак.
Узган атнада Красный бор участок хастаханәсенең хәзерге бинага күчеп эшли башлавына 30 ел тулуга багышланган юбилей тантанасы булды. Әлеге юбилей – гасырдан артык тарихы булган Красный бор участок хастаханәсе үткән данлы юлның бик аз  өлеше генә.

15
апрель, 2012 ел
якшәмбе
14нче апрель көнне Әгерҗе район мәдәният йортында Кичкетаң авыл мәдәният йорты каршында эшләп килгән халык театры Данил Салихов «Туй күлмәгем-соңгы бүләгем» исемле драмасын сәхнәгә куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International