ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

Алабугада «Татарстан яшьләре» газетасы призына милли көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.

2 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучыларына Филиппова Оксана Викторовна җитәкчелегендә никах, гаилә, җаваплылык һәм тугрылык төшенчәләре, гаилә һәм әхлакый кыйммәтләр, балаларны тулы гаиләдә тәрбияләүнең әһәмияте турында да сөйләделәр.

Бима мәктәбе укучылары Богдан Павлов, Ангелина Дедюхина һәм Адилә Семенова 45 юбилейлы Казан чаңгы марафонында уңышлы чыгыш ясадылар.

Уфада мөселман командалары арасында мини-футбол буенча хәйрия турнирында беренче тапкыр безнең район командасы да катнашты.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, мәктәп- балалар бакчасы белән берлектә  тыл ветераннарына багышланган “Сугыш урлаган балачак”  исемле бәйрәм кичәсе булып узды.

Шаршады авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан батыр авылдашыбыз Әнвәр Зәйнетдинов истәлегенә “Даман утравында тынычлык”- дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре урнаштырылган.

2020 елның 14 мартында Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Вдовина Евдокия Ильиничнага 90 яшь тулды.


14
март, 2020 ел
шимбә

Кызыл Бор авылында хәрби җыр фестивале узды. Красный Бор урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Лукина Е.М.) "Үлемсез полк" җырын бик теләп башкардылар.


13
март, 2020 ел
җомга

12, 13 март көннәрендә Әгерҗенең «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге тарафыннан “Бу көннәр даны тынмый!” дигән темага уен-викторина үткәрелде. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 1 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары өчен оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International