ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Авыл урамнарында матур кар сыннары ясалган.

Уразай клубы янына быел кар сыннары – әкият геройлары күпләп җыелган.

Иске Эсләк Мәдәният йорты янында Кыш бабай, Кар кызы Күсе белән бергәләп кунакларны каршы ала.

Мәдәният йорты каршында Кыш бабай белән Кар кызы янына Төлке дә килгән.

Кичкетаң авылы – Яңа ел бәйрәменә әзерлек һәм аны үткәрү буенча бик күп җирлекләргә үрнәк.

Биредә ерактан ук Россия һәм Татарстан әләмнәре күренеп тора. Бина түбәсендә генә түгел, кардан ясалган һәм бик матур итеп буялган алар. ТАССРга – 100 ел диеп язып та куйганнар.

Иж-Бубый авылында барлык оешмалар да Яңа елга кардан сыннар ясаган.

Мәктәп алдында ясалган сыннар матур төсләргә буялган. Мәдәният йорты янына чыршы бизәлеп куелган. ФАП янындагы Кыш бабай тирәсендә әйлән-бәйлән уйныйлар. Музей хезмәткәрләре ел символы – Күсе, чыршы, сәгать һәм Кыш бабай белән Кар кызыннан торган композиция ясаганнар.

 

Кыш бабай ярдәмгә ашыга.
 

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов җитәкчелегендәге Комиссия һәр авылда булып, Яңа ел бизәлешенә бәя бирде.
 


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Валерий Макаровның Яңа ел котлавы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International