11 июль – язгы чакырылышның соңгы көнендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җитәкчелегендә Әгерҗе үзешчәннәре Казандагы “Патриот“ үзәгенә барып солдатларга концерт куйдылар.
Көчек авылында гомер кичерүче Нәҗибә әби Шәйдуллинаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов килделәр.
Быел Әгерҗенең 80 еллык юбилее. Әлеге бәйрәмне 4 августта шәһәрдә зурлап бәйрәм итәргә җыеналар.
Бүген Әгерҗе стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башлана. Ул 4 август – Шәһәр көненә кадәр үткәреләчәк.
Әгерҗедә берничә ай элек чүп түгү өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде һәм аларга ябык мульдалар куелды. Шәһәрдәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе әлеге мәйданчыкларны тагын да уңайлырак итү турындагы тәкъдим белән чыкты.
Кадыбаш буасында бер аккош гаиләсе яшәгәнлеге турында хәбәр иткән идек. Анда ялгыз аккош та күрүчеләр бар икән. Бу су кошлары турында Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат РАМАЗАНОВтан сораштырдык:
Исәнбайда яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, бик күп премияләр иясе, биш китап авторы Әлфирә Низамова 65 яшьлек юбилеен иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары белән бик җылы итеп уздырды.
Матур традиция буенча, быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә гомер кичереп, җәмгыятьтә танылу алган, илгә-көнгә лаеклы балалар үстергән парны зурладылар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.
“Яшьлек” паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап уздырылган концертка да күп кенә шәһәрдәшләребез килгән иде.