ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алган көннәрдә Әгерҗенең “Олимп“ спорт комплексында “Өч буын йөзә“ исемле чара узды.

Раббыбыз Аллаһының безгә биргән санап бетергесез бүләкләренең берсе – Рамазан ае. ТР Диния нәзарәте исәпләве буенча быел  изге ай 16 майда башлана.

Ринат БАТТАЛОВ 69 яшендә арабыздан китте

Язгы чакырылышта Әгерҗедән 31 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Аларның өчесе, якыннары, дуслары белән бер елга саубуллашып, төрле частьларга солдат бурычын үтәргә китте инде.

3-4 майда Әгерҗе районында Урман утырту көне уза. Аның кысаларында районның бик күп коллективлары бүген дә агач утыртырга чыкты.

Әлеге бәйрәмгә  әзерлек берничә көн алдан башланды. Балалар бәйрәм буласы болынны чистарттылар, утын әзерләделәр. 1 Май көнне иртүк шәһәрдән кайткан яшьтәшләре белән бергә өйдән-өйгә кереп “бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма“ дип такмак әйттеләр. Хуҗабикәләр балаларга ярма, май, йомырка, тәм-томнар биреп чыгардылар. Авылны әйләнеп чыккач, малайлар-кызлар болынга төштеләр. Бу вакытта өлкәннәр учак ягып җибәргән була инде. Авылыбызның уңган ханымнары аш-суга оста Розалия апа җитәкчелегендә ботка пешерделәр.

Җиңү бәйрәме көннәрендә авылларда сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын зурлау чаралары уза. Сугыш һәм тыл ветераннарына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлекләре исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырыла.

Идентефикацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы – ЕСИА – дәүләт хезмәтләреннән файдалану өчен ачкыч ул.

“Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында “Әйдә ТНВга!“ бәйгесе игълан иткән иде.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм аларның тол хатыннары – барлыгы 153 райондашыбыз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр кабул итеп алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International