ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

22 февральдә 15 сәгатьтә район Мәдәният сараенда “Ир-егетләргә багышлана“ исемле бәйрәм концерты була.

17 февраль Бима халкы һәм аның кунаклары күңелендә вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Биредән старт алган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме үзенең масштаблы булуы белән шаккатырды. Удмуртиядән, Казан, Чаллы калаларыннан, Әгерҗедән, авыллардан 250 спортчы бирегә җыелды.

 


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Тирсә Мәдәният йортында Яңавыл үзешчәннәре концертын тамашачы тын да алмый карагандыр, мөгаен. “Күңелле тамаша“да барысы да бар иде: юмор-сатира да, җыр-биюләр дә, күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр дә.

 

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар.

 

21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

 

27 февральдә ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары медицина өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирәләр.

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның буйдаклыгы темасы татар матбугатында 90нчы елларда бик популяр иде. Җырчыны әллә кемнәргә "өйләндереп" бетергәннәр иде ул вакытта. Аннары, "Асаф – буйдак егет" дигән белән килешеп булса кирәк, җырчыны тынычлыкта калдырдылар.

 

Кичә Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017  елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәйтелгән утырышы үтте.

18 февраль көнне Шаршады авылы клубында Әфган җирлегендә булып кайткан авылдашыбыз Гайнуллин Илдар Рифкат улы белән  “Йөрәктән – йөрәккә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә укучы балалар катнашты. Алар Илдар Рифкат  улына үзләрен  кызыксындырган  сорауларын  бирделәр. Очрашу бик күңелле үтте.


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

17 февраль Бима халкы һәм аның кунаклары күңелендә вакыйгаларга бай көн булып истә калыр. Биредән старт алган һәм быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Мари чаңгы юллары“ спорт бәйрәме үзенең масштаблы булуы белән шаккатырды. Удмуртиядән, Казан, Чаллы калаларыннан, Әгерҗедән, авыллардан 250 спортчы бирегә җыелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International