ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2018 ел
җомга

Россия гаиләләренә быелдан беренче бала туган очракта яшәү минимумы күләмендә яңа айлык пособие түләнә башлый. Татарстанда аның күләме – 8490 сум. 

 

Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар.

 

18 февральдә, якшәмбе, район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Май чабу бәйрәменә багышланган ярминкә була.

18 февральдә 10.30 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда уен-көлкеле, җыр-биюле, театральләштерелгән тамашалы Май чабу (Масленица) бәйрәме була.

Яңа Бәзәкә авыл җирлегенә керүче Әремдә бүген унике генә йортта ут яна. Мәхмүт–Разия КӘРӘМИЕВлар кебек кендекләре туган җиргә береккән, авылны яшәтү өчен җан атып яшәүче гаиләләр генә калган инде биредә.

 


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

14 нче  февраль  көнне китапханә белән  берлектә  Шаршады  башлангыч  мәктәп-балалар бакчасында  “Изге Валентин көне”нә  багышланган  мәктәп балалары  катнашында “Пар аккошлар” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм кичәсен китапханәче  бик  матур итеп алып барды.

Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында бер төркем райондашлар бүләкләнделәр:

“Мин гомер буе яраткан эшемне башкардым. Янәшәмдә һәрвакыт таянырлык, мине аңлаучы якыннарым, хезмәттәшләрем, дусларым булды. 55 яшемне кадерле кыз, яраткан хатын, әни, хөрмәтле хезмәттәш булып каршы алуыма бик сөенәм“, – ди район финанс-бюджет палатасының бюджет бүлеге җитәкчесе Рәсимә КАМАЛЕТДИНОВА.

 

Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан “Бердәм Россия“ партиясе ТР Дәүләт Архивы белән берлектә “Тарихи хәтер“ дип аталган проект игълан иткән иде. Аның кысаларында “1941-45 елгы сугыш хатлары“ дип аталган күчмә фотокүргәзмә оештырылды. Бу атнада ул безнең Әгерҗегә килеп җитте.

 

17 февральдә, шимбә, Бима авылында чаңгычылар арасында “Мари чаңгы юллары“ район ярышлары уза.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International