ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Кышкы каникул вакытында Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсе каршында балалар өчен мөселман лагере эшләде. Анда унлап малай йөрде.

 

Пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган биш мең сум күләмендәге акчаны январьның икенче яртысында ала башлыйлар.

Кырындыда “Чапаев“ колхозында хезмәт юлын башлап, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, соңыннан күп еллар Иж-Бубыйда “Ялкын“ хуҗалыгын җитәкләгән, биредә авыл башлыгы вазифасын башкарган Расим ЗАКИРОВның вафатына дүрт ел узса да, аны бик күпләр әле дә җор телле, спорт яратучы, бик оста җырчы буларак искә алалар.

 

Яңа ел сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләргә “күчтәнәч“ алып килде. 1 январьдан балалар бакчаларына түләү арта дигән сүз бик күпләрне аптырашта калдырды.

 

“Сөт җыючылар декабрь ае өчен халыкка бер литрга 20 сум исәбеннән исәп-хисап ясарга тиеш иде. Шулай булмаган очракта алар әлеге аерманы январьда түләргә бурычлы“, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.  

2016 елда Әгерҗе районында 378 сабый дөньяга килгән. 190 гаиләдә малай, 188 гаиләдә кыз тууны бәйрәм иткәннәр.

–       Яңа ел безнең өчен күңелсез хәлләрдән башланды. 1 январьда кичке сәгать 10да Азевода янгын чыгуы турында хәбәр килде. 

Әгерҗе кызы Диана Шәйдуллина һәм Рөстәм Чаллы егете Нигъмәтҗанов 2017 елда никахларын теркәгән пар беренче булып район тарихына кереп калачак.

 


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗе районында танылган шәхес, хезмәт юлының күп өлешен финанс-бюджет палатасында эшләүгә багышлаган Энгель Мәгъсүм улы Мусин 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны юбилее белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов котладылар.  

Яңа ел бәйрәмнәрендә Әгерҗедә яшәүче Кәүсәрия апа Нуриева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов килгән иде. Кәүсәрия апа тумышы белән Нарат авылыннан. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International