РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Әгерҗенең хакимият бинасында гражданнарны кабул итте.
Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы чарасы шул исемдә узды. Яңа елга багышланган әкият- тамашада халкыбыз фольклорыннан алынган әкиятләр, табышмаклар, җырлар кулланылды.
29 декабрь, пәнҗешәмбе көнне, Әгерҗе шәһәренең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә “Хәләл-харам” темасына багышланган түгәрәк өстәл оештырыла. Башлана иртәнге сәг. 9.00. Хәләл һәм харам темасы белән якынрак танышырга теләгән һәркем бу чарада катнаша ала. Рәхим итегез!
Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданындагы төп Чыршы янында бәйрәм булачак. Башлана кичке сәгать 5тә. Программада – җыр-бию, уеннар. Рәхим итегез!
Удмуртиянең Ижевск шәһәрендәге Габдулла Тукай исемен йөртүче 6 нчы гимназиясендә “ФГОС шартларында башлангыч һәм урта белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытуда заманча алымнар куллану” дигән темага багышланган төбәкара фәнни-гамәли семинар узды.
Кичә 3нче мәктәптә чит гаиләләрдә тәрбияләнүче 310 бала өчен Чыршы бәйрәме булды.
Авылда яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшь белгечләр һәм яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту максатыннан Татарстанда 2014 елдан бирле максатчан федераль программа эшләп килә. Аның нигезендә авылда йорт төзү йә фатир сатып алу өчен билгеле күләмдә субсидия каралган. Өч ел эчендә Әгерҗе районында мондый түләүләрдән 36 гаилә файдаланган.
Бу атнада районыбызда Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелде.