Бу көннәрдә Әгерҗе ике иҗат әһелен югалтты. Аның берсе – сәхнә һәм спорт ветераны, күп кенә шигырьләр, җырлар авторы Мәсгуть ага Исхаков, икенчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, сәхнә ветераны Наил ага Нәбиуллин.
Җиңүнең 71 еллыгын районда 24 Бөек Ватан сугышы ветераны каршы ала. Менә алар:
7 май – Радио, барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Валерий МАКАРОВ, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ котлау юлладылар.
Чәчү эшләре 6862 гектарда башкарылды (планга карата – 24%).
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алган көннәр Әгерҗедә яшәүче 88 яшьлек тыл ветераны Сәгъдия апа ИСХАКОВА өчен аеруча истәлекле. Аңа бүген район башлыгы Валерий Макаров сугыш ветеранының тол хатыны буларак яңа фатир ачкычлары тапшырды.
Хәзер талпаннарның нәкъ менә котырган чоры. Шәһәрдәшләребез “халык йөри торган ял паркларын талпанга каршы эшкәртәчәкләрме?“ дип сорыйлар.
Соңгы вакытта район башлыгы Валерий Макаров иртәнге планерканы Әгерҗе шәһәре урамнарында уздыра. Район җитәкчесе шәһәрне чистарту, төзекләндерү, чәчәкләр үстерү турындагы мәсьләләргә аеруча зур игътибар бирә.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Девәтернә авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны һәм ирләре сугышта булганнарның тыл хатыннарына азык-төлек бүләге тапшырылды.
Шаршады авыл җирлегендә авыл советы территориясен чүпләрдән арындыру өмәсе узды. Авыл советында эшләүчеләр территорияне тырмалап, чистартып чүпләрен түгеп җыештырып куйдылар. Шулай ук һәйкәлләрне дә тәртипкә китерделәр.