ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көненә оештырылган «Кайнар линия» октябрьгә кадәр дүшәмбедән җомгага кадәр эшләячәк. Шимбә һәм якшәмбе ял көне.
 

Бүген Россиядә Тәрбиячеләр көнен билгеләп үтәләр. Безнең райондагы 165 тәрбиячене, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм әлеге тармак ветераннарын ихластан һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кадыбаш авылында гомер кичерүче Исмагилов Рәуф абый узенең 80нче көзен каршы алды. Шул унайдан Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы аңа  үзенең котлауларын житкерде.

Узган ел Әгерҗе районында барлыгы 2,9 миллион сум үзара салым җыелган. Республика бюджетыннан җыелган һәр сумга дүрт сум өстәлә. Барлыгы 21 авыл җирлегенә 11,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
 

Бу шимбәдә, ягъни 29 сентябрьдә, Әгерҗенең К.Маркс урамында беренче көзге ярминкә оештырыла.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Болар – автогрейдер, кар чистарту, төягеч машиналар һәм башка төрле махсус техника. Безнең район башлыгы Валерий Макаров Президент кулыннан төягеч трактор ачкычы алды.

Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы филиалында оешма-учреждение вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды.

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.

Татарстан Президенты республика парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясый.

Акциядә рус телен белүче һәркем катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International