ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Су юлы һәм Югары урамнарына вак таш җәю эшләре ахырына якынлашып барган бу көннәрдә авылыбызда тагын бер куанычлы вакыйга булды әле:  2017 нче елның декабрендә ябылган райпо кибете 12 нче июльдә яңадан ачылды.


15
июль, 2018 ел
якшәмбе

Әгерҗедә яшәүче Маһира апа СӘЛӘХОВАны 90 яшьлек юбилее белән котларга барганда ишегалдында тавыкларына җим биреп йөри иде. “Менә шулай безнең әни әле хәзер дә тик торуны белми“, – диде кызы Гөлсинә.


13
июль, 2018 ел
җомга

11 июль – язгы чакырылышның соңгы көнендә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева җитәкчелегендә Әгерҗе үзешчәннәре Казандагы “Патриот“ үзәгенә барып солдатларга концерт куйдылар.

Көчек авылында гомер кичерүче Нәҗибә әби Шәйдуллинаны 95 яшьлек олуг юбилее белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов килделәр.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Быел Әгерҗенең 80 еллык юбилее. Әлеге бәйрәмне 4 августта шәһәрдә зурлап бәйрәм итәргә җыеналар.

Бүген Әгерҗе стадионында район башлыгы Кубогына футбол ярышлары башлана. Ул 4 август – Шәһәр көненә кадәр үткәреләчәк.

 

Әгерҗедә берничә ай элек чүп түгү өчен яңа мәйданчыклар барлыкка килде һәм аларга ябык мульдалар куелды. Шәһәрдәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе әлеге мәйданчыкларны тагын да уңайлырак итү турындагы тәкъдим белән чыкты.

Кадыбаш буасында бер аккош гаиләсе яшәгәнлеге турында хәбәр иткән идек. Анда ялгыз аккош та күрүчеләр бар икән. Бу су кошлары турында Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат РАМАЗАНОВтан сораштырдык:

Кадыбаш буасында – аккошлар

Исәнбайда яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылары берлекләре әгъзасы, бик күп премияләр иясе, биш китап авторы Әлфирә Низамова 65 яшьлек юбилеен иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары белән бик җылы итеп уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International