Район башлыгы Валерий Макаров шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бер килограммы өчен түләнә торган бәя унсигез сумнан да ким булмаска тиеш дигән катгый таләп куйды.
Сабан туеның матур бизәге – ул ат чабышы. Юкка гына “ат чабышыннан башка узган милли бәйрәмне гармунсыз туй белән чагыштырмаган инде борынгылар. Бәйрәм көнне иртәнге сәгатьләрдә үк халык машиналарга төялеп нәкъ менә әлеге ярышны карарга килә. Җилдән җитез атларга, аларның кыю җайдакларына ничек көч бирәләр алар?!
Варкләд-Бодья халкына “Сез бик тырыш та, эшчән дә. Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләсез” дигән бәяләмә биредә “Родина” һәм “Родник” колхозлары булганда ук бирелгән иде. Моның әле дә шулай булуына күптән түгел тәүге тапкыр үткәрелгән Авыл көнендә тагын бер кат инандык.
Район үзәк хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләре Казанда узган “Сәламәтлек“ республика спартакиадасыннан өченче урын алып кайттылар. “Тәүге тапкыр финалда катнашып, пьедесталның өченче баскычына күтәрелү безнең өчен зур сөенеч булды“, – ди районның баш табибы вазифаларын башкаручы, команда капитаны Эдуард Овчинников.
Бүген районыбызның социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Кырынды башлангыч мәктәп-балалар бакчасында элегрәк булган кеше быел яңадан кереп караса, аны танымас иде, мөгаен. Республика программасы кысаларында алып барылган капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә ярты ел эчендә танымаслык булып үзгәргән әлеге бина.
Аны гел хәрәкәттә күрәсең: әле бакчада, әле урман буенда, әле кибеткә бара, хәтта якын-тирә авылларда үткәрелүче мәдәни һәм дини чараларда... Ә бит аңа 95 яшь тулды.
Ямьле җәйгә аяк бастык. Ниһаять, бар табигать яңарды, үсемлекләр кояшка үрелә башлады. Күңел еракларга ашкынса да, мөмкинлекләрең чикле булса, өйдән чыгып йөри алмасаң, бик теләсәң дә әллә кайларга барып булмый шул.
Иж-Бәйкидә туып-үскән, хезмәт еллары шунда узган, хәзер Тирсәдә яшәүче Кәримә әби Әмировага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Валерий Макаров, авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.
1 июнь-җәйнең беренче көне ,балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.