ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие“ депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылды.
Язгы чәчү кампаниясендә авыл хезмәтчәннәре алдында 16131 гектар мәйданга бөртеклеләр, 6419 гектарга терлек азыгы культуралары чәчү бурычы тора. Икенче икмәк – бәрәңге 400 гектарда утыртылачак.
Районда фольклор һәм иҗади коллективларның “Мәдәни салават күпере“ бәйгесе старт алды.
Санитар икеайлык барышында шәһәрдә атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чистарыну өмәләре уза. Авылларда яшәүчеләр дә, бик тиздән тырма-себеркеләрен тотып, капка төпләрен чистартырга чыгар.
Пәнҗешәмбе көнне район хакимияте бинасында Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Менделеев, Әгерҗе районнары вәкилләре катнашында “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасына килгән хәбәрләрне карау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне әлеге стстеманың баш модераторы – ТРда кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алып барды.
Моннан 122 ел элек күренекле драматург Таҗи Гыйззәтне биргән Барҗы-Умга авылына барган саен биредәге матурлыкка, халкының ягымлы, кунакчыл булуына сокланып кайтабыз. Йөз кешеле генә булса да, Барҗы-Умга әле дә гөрләп яши. «Халык бик актив бездә. Гөрләтеп эшли дә, шаулатып бәйрәм дә итә белә», диләр авыл активистлары.
Әгерҗе мәгарифе тарихында булмаган хәл: 4нче мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Артур ШӘЙХӘЙДАРОВ математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Татарстан буенча турында икенче ел рәттән призер булды.
12 августта Әгерҗе Ипподромы базасында “Пчелино“ республикакүләм бал фестивале уздыру планлаштырыла.
Бүген Әгерҗе районыннан көн саен дәүләткә 56,9 тонна сөт озатыла икән, шуның 26 тоннасы – Яңавылдагы мегафермадан. Югары сортлы сөтне Яшел Үзән комбинатына алып китәләр. Ә һәр сыердан уртача көнлек савым – 20 килограмм.
Дүртенче ел рәттән “ТР муниципаль берәмлекләр Советы“ ассоциациясе Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре арасында грантлар тапшыру буенча республика бәйгесе уздыра.