ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Әгерҗедән дә ике пар – Анастасия Михайлова–Дмитрий Светлишин, Ксения Арканова–Рафаэль Коростылев Гашыйклар көнендә никахларын теркәделәр.

 

Районда узган “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы“ бәйгесендә 2нче мәктәптән Илдар Идиятов, балаларга белем бирү-савыктыру үзәгеннән Ирина Патрикеева, Ләйсән Садыйкова, мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән Эльвира Гыйззәтуллина, Светлана Вәлиуллина, Фәридә Ибраһимова, Гөлия Избекова, Людмила Матвеева осталыкларын сынадылар.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Һава торышы салкын булу сәбәпле, Әгерҗедә “Чаңгы юллары“ күчерелде.

Красный бор авылында урнашкан “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр кышын өлкәннәрнең олы ярдәмчеләренә әйләнәләр.

Иж-Бубый мәктәбендә бертуган Булат, Марат, Искәндәр Җиһангәрәевлар әтиләре Рөстәм истәлегенә уздырган шахмат уеннарында утыздан артык шахмат сөюче үз көчен сынады. Ә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:

Иж-Бубый мәктәбе укучылары “Мәктәп утлары“ исемле газета чыгарырга планлаштыралар. Шул уңайдан газетаның редколлегия әгъзалары җитәкчеләре Эльмира Мәннапова һәм Ләйсән Гыйззәтуллина белән “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында булдылар.

 

Кодаш мәктәбен тәмамлаучылар өчен әле моңа кадәр бер генә тапкыр да очрашу уздырылганы булмады. Ниһаять, быел сыйныфташлар кичәсе оештыру күпләр өчен көтеп алган бәйрәмгә әверелде.

 

2011 елда мин, Галимҗан абый МУЛЛАХМӘТОВ Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләндем. Җитәкче урыннарда күпьеллык хезмәт стажы булган Галимҗан абый мең төрле сорауны хәл итәргә, документлар белән эшләргә кирәк булган әлеге җаваплы вазифага мине бик тиз алып кереп китә алды.

 

Почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре әле кайчан гына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылуны төгәлләгән иде. 1 февральдән алар өчен янә “урак өсте“ башланды,  икенче яртыеллык өчен матбугат басмаларына язылуга старт бирелде.

2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясен оешкан төстә уздыруга керткән өлешләре, тырыш хезмәтләре өчен Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең аерымлык билгесе –  “Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны уздырудагы хезмәтләре өчен“ медале белән бүләкләнделәр:

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International