Киләсе елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:
30 март – Рәгаиб кичәсе (сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн)
Исәнбай халкы 2017 елны республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортында каршы алды.
Кырындыда шушы авылда туып-үскән, “Чапаев” исемендәге колхозда гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, 1985 елдан Иж-Бубыйда “Ялкын” хуҗалыгын җитәкләгән, шушы ук авылда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, гомере буе авыл дип янып-күеп йөргән Расим Закиров истәлегенә Сәламәтлек көне узды.
Әгерҗедә яшәүче Сәйдә апа СОЛТАНОВА Яңа ел бәйрәме алдыннан 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Йөзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә ягымлы, әле хәзер дә җитез һәм уңган Сәйдә апага һич кенә дә бу яшьне бирмәссең.
Район башлыгының Яңа ел бәйрәме уку алдынгыларын, олимпиада, төрле бәйге җиңүчеләрен, спортта зур уңышларга ирешкән укучыларны 3нче мәктәпкә Кыш бабай, Кар кызы белән Чыршы әйләнәсендә күңел ачарга җыйды. Матур традициягә әйләнгән бу бәйрәмдә быел 250 укучы катнашты.
Әгерҗенең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә “Хәләл – Харам” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарага мәдрәсә шәкертләре һәм бу тема белән кызыксынучы дин кардәшләребез җыелды.
Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы электр челтәре һәм Кулланучылар белән эшләү буенча административ биналарны ачу тантанасы булды. Бу – халыкка хезмәт күрсәтү буенча “Алабуга электр челтәрләре“ филиалы ачкан бишенче офис.
2016 – Россиядә – Кино, Татарстанда сусаклагычлар елы буларак тарихка кереп кала.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Әгерҗенең хакимият бинасында гражданнарны кабул итте.
Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы чарасы шул исемдә узды. Яңа елга багышланган әкият- тамашада халкыбыз фольклорыннан алынган әкиятләр, табышмаклар, җырлар кулланылды.