Республика судлары үз продукциясен “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.
Йомгаклау иншасын язу өчен 23 ноябрьга кадәр теркәлү узарга кирәк.
Милеккә, җиргә, транспортка салым түләү вакыты ахырына якынлаша. 1 декабрьгә нибары ике атна калып бара.
Бер танылган хатын-кыз артистның “мин сәхнәдә генә түгел, тормыш юлымда да оста артист, психолог булуым белән гаиләмне саклап кала алдым“ дигән сүзләре белән күп кенә гүзәл затлар килешәләрдер, мөгаен.
Районда спортны үстерүгә зур өлеш керткәне, үсеп килүче буында спортка мәхәббәт тәрбияләгәне, бу өлкәдә күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен балаларга белем бирү-савыктыру үзәгененең шахмат буенча өстәмә белем бирү педагогы Әюп Шәриф улы ХӘКИМОВ “Татарстан Республикасының физик тәрбия һәм спорт отличнигы“ Почет билгесе белән бүләкләнде.
Бу атнада финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин Әгерҗе районы Советы депутатларын, җитәкчеләрне 2017-2019 елларга Әгерҗе районы бюджеты проекты белән таныштырды.
Ел дәвамында авыл җирлекләре арасында барган спартакиадага бу атнада нокта куела.
Авылларда борынгыдан калган бик матур йола – күрше-күлән, дус-туган белән җыелышып каз өмәләре уза. Әнә, Тәбәрле авылында Ильяс–Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВлар өмәгә бөтен авылны дәшкәннәр. Көне буе эш белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар биредә авыл уңганнары.
2017 елның 1 июленнән сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар онлайн контроль-касса аппаратларыннан файдалана башлаячак.
Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәридә Әхмәтова (укытучысы – Эльмира Рәсүлева), Казанда халыкара дәүләт телләре буенча олимпиаданың беренче турында призер булды. Бу бәйгедә республикадан барлыгы өч меңнән артык укучы катнашты.