ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин җитәкчелегендә бер төркем музыкантлар Әгерҗедә булып киттеләр. Ул район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Әгерҗедән 99 яшьлек Мария Гончарова – РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашкан иң өлкән шәһәрдәшебез.

1966 елның сентябрендә Әгерҗе шәһәрендә балалар музыка мәктәбе ачыла. Бүгенге балалар сәнгать мәктәбе аның дәвамчысы һәм ул 50 еллык юбилеена килеп җитте.

 

Өченче ел рәттән Татарстанда “Укучының мәдәни көндәлеге“ проекты уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы, “Мәдәни көндәлек“ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен әлеге көндәлеккә теркәп барды.

 


18
сентябрь, 2016 ел
якшәмбе

Бүген сайлауларда катнашырга тиешле 25912 сайлаучының сайлау участокларына 24772се килде. Бу - якынча 98,3% дигән сүз.

Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров үз тавышын 2нче шәһәр мәктәбендә урнашкан 464нче сайлау участогында учеттан төшерү таныклыгы нигезендә бирде.

Әгерҗе районында 48 сайлау участогы да үз ишекләрен иртәнге сәгать 8дә ачтылар. Ишекләр ачылганчы ук килүчеләр дә бар иде инде.

 


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Алтын көздә Ак әбиләребез – Исәнбайдан Зөлхия Фәхретдинова, Галимә Сәитбатталова, Кадыбаштан Гөлҗәүһәр Әхтәмова 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үттеләр.

Иртәгә, 17 сентябрьдә Әгерҗенең “Яшьлек“ паркында Парклар һәм скверлар көне уңаеннан бәйрәм узачак. Программада: стритбол, “Әти, әни һәм мин – спорт сөче гаилә“ бәйгесе, концерт. Башлана – 15 сәгатьтә.   

 

Хөкүмәт 5 мең сум түләү форматында пенсияләрне бер тапкыр индексацияләү турындагы закон проектын хуплады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International