ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2013 ел
җомга
Туган авыл, туган нигез... Адәм баласы кайларда гына яшәсә дә, нинди генә югары урыннар биләсә дә, аны һәрчак үзенә тартып торучы иң газиз урыннар бу.
Районыбыз авылларында милли бәйрәмебез –  8, ә район үзәгендә 9 июньдә булачак. Сабан туйларына әзерлек эшләре башланды инде. Сез дә каладагы балаларыгызны, туган-тумачаларыгызны, дус-ишләрегезне бергәләп бәйрәм итәргә бүгеннән үк кунакка чакырып куегыз.
 
Иртәгә, 25 майда, мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре. Районыбызда 163 укучы өчен ул мәктәп елларындагы соңгы тантаналы, сагышлы да, күңелле дә бәйрәм. Ә сез үзегезнең соңгы кыңгырауны хәтерлисезме? Хәбәрчебез шушы сорау белән төрле елларда мәктәп тәмамлаган газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итте.
Бушлай һәм түләүле медицина ярдәме алу турында сорауларыгыз туса, консультация алырга теләсәгез, түбәндәге телефоннарга шалтыратыгыз:

22
май, 2013 ел
чәршәмбе
“ТР аграр яшьләре берлеге”нең Әгерҗе бүлекчәсе Красный бордагы “Алмалы” лагеренда икенче тапкыр “Әйдәп баручылар мәктәбе” уздырды. Авылларның актив яшьләрен җыю, алар белән аралашу, проблемаларын уртага салып сөйләшү, аларны чишү юлларын эзләү  максатыннан оештырылучы әлеге чара бу юлы да бик файдалы узды.
Бу көннәрдә шәһәрдә полиция, салым хезмәте, суд приставлары, Идарәче компания вәкилләре район хакимияте җитәкчеләре белән берлектә рейдка чыктылар.
Агрофирма басуларына икенче икмәкне 439 гектар мәйданда утыртачаклар быел.
Әгерҗенең тарих һәм мәдәни мирас музеенда "Фонтан-Сәнгать" дип аталган уникаль күргәзмә эшли башлады.
Әнә шулай ди Әгерҗедәге татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов узган җомгада татар зиратында оештырылган өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткереп.
Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында Татарстандагы социаль-икътисади мониторинг комитетының 2012 елда үткәргән коррупциягә каршы мониторингта ришвәтчелек факторларына анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International