Урман утырту көненә әгерҗелеләр дә бик теләп кушылдылар. Ул районда 3-4 майда уза.
Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше бәйгесендә Әгерҗе спортчылары да сынатмадылар, медальләр яуладылар.
Кичкетаң авылында Карга боткасы бәйрәмен үткәрү йоласы дәвам итә. 1 май көнне авылыбыз уртасында агучы чишмә буенда күрше-тирә әби-бабайлар балаларга өченче ел рәттән карга боткасы пешердек.
1 май иртәсе. Иртәнге сәгать 5ләрдә “Бал-бал күкәй, ит, тоз, ярма...” дигән тавышка уянып киттем.
3нче мәктәптә яшь педагогларның “Уңышка юл“ төбәкара форумы традицион булмаган формада уздырылды.
75 яшьтә булсам да, күңел һаман картаймый әле. Моның матур сәбәбе дә бар. Без Заводская урамындагы Мәдәният йортына йөрибез, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачабыз, яшьтиләр белән аралашабыз.
Район Мәдәният сарае иҗат коллективларының отчет концертында бию һәм вокал түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгыш ясады.
“Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма Илдар абыйны һич кенә дә лаеклы ялга җибәрәсебез килми“, – диләр Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизонының өлкән шоферы Илдар ИСХАКОВ турында хезмәттәшләре.
Капка төбендә – жиңел машина, гаражда – мини-трактор, абзарда – ат, үгез, кәҗә, сарыклар, ишек алдында – үрдәк-тавыклар... Шаршадыда яшәүче Гөлнара–Минсәгыйть ӘХМӘТОВларның мул тормышлы хуҗалыгы бу.
Район башлыгы Валерий Макаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев әлеге тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар.