Арчада “Сәлам“ программасы кысаларында авыл районнары арасында Спартакиада узды. 19 команда арасында Әгерҗе районы данын Миләүшә Гыймранова, Айрат Сәетов, Ринат Шабаев, Рияз Баһаветдинов һәм Гөлчәчәк Хәкимова якладылар. Үз үлчәү категорияләрендә Миләүшә, Айрат – 1нче, Ринат һәм Рияз – 2нче, Гөлчәчәк 3нче урынга лаек булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча Әгерҗе командасы – 8нче урында.
Районыбызның актив егет-кызлары быел да Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан велоузышта үзләрен сынарга чыктылар. Узган ел Сарсак-Омга–Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итсәләр, быел чакрымнар тагын да озайтылды. 150 велосипедчы Көчек авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым ара узды.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан районыбызда “Балаларга сугыш турында укы, Әгерҗе төбәге“ акциясе старт алды. Ике атна дәвамында район, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә укучыларга сугыш турындагы әсәрләрдән өзекләр укыйлар һәм әлеге дәһшәтле еллар, фронтовик бабалары, тылда алны-ялны белми эшләгән әбиләре турында сораштырулар уздыралар.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Кадыбаш авыл җирлегендә яшәүче сугыш ветераны һәм ирләре сугышта булганнарның тыл хатыннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган велоузыш булды.
Әгерҗе районы Исәнбай авылында Бөек Җиңү көне бусагасында район Советы депутататы Илфат Ямалиев һәм авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев сугыш ветераннарын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын өйләренә барып котладылар.
30 апрель көнне иртәнге сәгатьләрдән үк Әгерҗенең үзәк мәйданында ярминкә гөрләде.
Ижау-Казан электричкасы 9 майдан Казанга турыдан-туры йөриячәк. Моңа кадәр пассажирларга Кизнерда пересадка ясарга туры килә иде. Димәк, әгерҗелеләр дә Казанга турыдан-туры бара алачак.
“Эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү“ бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
Ике айга якын Иске Эсләк, Ямурза, Кичкетаң, Кодаш, Әгерҗе зоналарында иҗат һәм фольклор коллективлары арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ район смотр бәйгесе узды. Анда 1500 сәхнә остасы катнашты.