ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2012 ел
сишәмбе
Кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйгалар бик күп. Шулар арасыннан күңел кылларын аеруча тибрәткәне “Соңгы кыңгырау” бәйрәмедер, мөгаен. Узган җомгада районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 174 укучы белән бергә аларның  укытучылары, әти-әниләре дә дулкынлану хисләре кичерделәр.
27 майда ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция узды. Көн тәртибе буенча  Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды ярдәме турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, авылларда ФАПлар төзүгә тәгаенләнгән программаны тормышка ашыру, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар каралды.

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
2005 елның май бәйрәмендә Әгерҗенең Маяковский урамындагы 4нче йорт ишегалдында булган янгынны күпләр хәтерлидер әле. Ул чакта иске корылмаларга ут капкан иде. “Шул вакыйгадан соң шәһәрдәге иске гаражларны ныклы контрольгә алдык”, – ди Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Флүр Нәбиев. Аның белән бергәләп без дә шәһәрдә иске сарайлар күп булган ишегалларына юл тоттык.

26
май, 2012 ел
шимбә
  Ихлас күңелдән  Салагыш авылының 400 еллык бәйрәме белән тәбрик итәм!

24
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Әгерҗе муниципаль районы Советы Салагыш авылының 400 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасына чакыра


22
май, 2012 ел
сишәмбе
Туган җир, туган туфрак... Бу сүзләрне туган нигезләреннән читтә яшәүчеләр аеруча кадерләп әйтә. 400 еллык тарихы булган Салагыштан читтә яшәүчеләр дә бу көннәрдә шушы сүзләрне күңелләрендә кабатлап, туган якларына кайту хыялы белән янадыр. Салагыш төбәгеннән чыккан якташыбыз – Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс ТУКАЕВ белән аралашканда да сүзебез күбрәк шушы төшенчәләргә барып тоташты.
– Марс Рифкатович, туган як, туган төбәк Сезнең өчен нәрсә ул?
Дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның юбилее якынлашкан саен күңел үткәннәргә кайта. Юкка гына бабайларыбыз “Киләчәкнең тамырлары – үткәннәрдә һәм бүгенгедә” димәгәндер шул.

19
май, 2012 ел
шимбә

Хөрмәтле  “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!

 


18
май, 2012 ел
җомга
16-17 гасырларда  ук Англиядә барлыкка килгән бу спорт төренә мәхәббәтне Әгерҗе малайларында алты ел элек  Вадим Насыйров уята. Хәзер ул җитәкләгән бокс секциясендә 15 яшүсмер шөгыльләнә.  Спортның бу төре шәһәребездә елдан-ел популярлаша.
Мондый чир бармыни диярсез? Бар икән шул. Тәбәрле мәктәбен 30 ел җитәкләгән Хәмит ага Абдуллин үзе дә авырган бу чир белән, балаларга да йоктырган. Авыл тарихы музее оештырып, исән чакта ук үзенә һәйкәл салган мөхтәрәм шәхес ул Хәмит ага. 50 еллык юбилеена килеп җиткән Тәбәрле музеен бик күпләр аңа һәм ул вафат булганнан соң  иренең изге эшен дәвам итү, музейны саклап калу өчен җан-фәрман тырышып йөргән җәмәгате Гүзәл ханымга  һәйкәл дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International