ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Чаллыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр клублары арасында икенче тапкыр республика фестивале узды.

Шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Наилә апа Мусина “Мин – озын гомерлеләр нәселеннән“ дип кабатларга ярата. Чыннан да, әнисе 103, әбисе 97 яшенә кадәр гомер кичереп дөнья куйган.

Җәй – туйлар ае. Июньдә, мәсәлән, Әгерҗе районында 12 пар никахын рәсмиләштергән.

Балтач районында республика күләмендә уздырылган “Гырон-быдтон“ бәйрәмендә Әгерҗе районыннан ике коллектив – Варкләд-Бодьядан “Инвис“ һәм “Чингыли“ катнаштылар.

Узган шимбәдә элек Барҗы авылы урнашкан урында Авыл көне узды.

7 июльдә Красный борда Чулман елгасы буенда балык тотарга яратучылар арасында “Чулман ерткычы“ турниры уза.

6 июльдә сәгать бердә Исәнбай Мәдәният йортында шагыйрә Әлфирә Низамованың “Дуслар җыелган җирдә“ дип исемләнгән иҗат кичәсе була.

“Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе“ учреждениесе директоры Раушания Тимкина Тирсә мәктәбе яны лагеренда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара уздырды.   v


29
июнь, 2018 ел
җомга

Әгерҗедә яшәүче сиксән дүрт яшьлек бакчаччы Халидә апа ГОБӘЕВА яшелчә, җиләк-җимешләренең гөрләп үсүенә куана.

Кичә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов эш визиты белән Әгерҗе районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International