Көчек мәктәбе базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Казан дәүләт аграр университеты доценты Ирек Сингатуллин, ветеринария медицинасы академиясенең биология фәннәре докторы, профессор – Тәбәрледә туган якташыбыз Ферая Әхмәтҗанова укучылар белән очраштылар.
Табигатьнең ак бәхетләр вәгъдә итеп, матурлыкка күмелгән гүзәл мизгелендә, мәктәбебезнең күркәм юбилеена әзерләнеп йөргән көннәрдә күңелләребезне кайгы сөреме каплады. Сыйныфташыбыз, дустыбыз, укучыбыз Илназ СИТДЫЙКОВның 25 яшендә гомере өзелүе барыбызны да тетрәндерде.
Иж-Бубый мәктәбендә үзенчәлекле олимпиада узды. Ул район укучыларының әлеге авыл тарихы, аның күренекле мөгаллимнәре – бертуган Бубилар турындагы белемнәрен сынады.
Әрмәнстанның элекке Ленинакан (хәзер Гюмри) шәһәрендә яшәүче Сарксяннар гаиләсе 2006 елда Әгерҗегә күчеп килә. Хуҗабикә, балалар бераз үсә төшкәч, шәһәрдә эш эзләп карый, әмма әрмән хатынын эшкә алырга атлыгып торучы булмый. КамАЗда эшләүче ире Гнел җилкәсендә генә тормыш көтү җиңел булмый әрмән гаиләсенә.
Салагыш төбәгенең танылган гармунчысы Дамир МУЛЛАХМӘТОВ турында язма әзерләргә җыенып йөргәндә Ямурзада фәкать аның җырларыннан гына концерт куелуын хәбәр иттеләр. Йөзләп шигырьгә көй язган Дамирга күптән кирәк иде мондый хөрмәт.
Иж-Бубый мәктәбе тирәсеннән үтеп йөрүчеләр андагы берсеннән-берсе матур кар сыннарга игътибар итми калмыйдыр. Кемнәр генә юк анда: Кыш бабай белән Кар кызы да, Чыршы да, алдагы елның символы Әтәч тә. Аларның барысын да укучылар ясаган. Ә сез йортларыгыз, үзегез эшли торган оешма тирәләрен бизәдегезме әле?
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы “Маршлар паркы–2016“ акциясе кысаларында укучылар арасында уздырылган иҗади эшләргә йомгак ясады.
Татар театрының 110 еллыгын каршылап, республика күләмендә “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале үткәрелде. Яр Чаллыда узган зона турында районыбыздан Көчек һәм Девятернә мәктәбе укучылары катнашты.
23 декабрьдә кичке сәгать 6да район Мәдәният сараена районыбызның танылган сәхнә осталары Яңа ел “солянка“ концертына чакыралар.