ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2012 ел
җомга
Бу атнада Биектау һәм Шаршады авылларында “2012-2016 елларга республика халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту” республика максатчан программасы нигезендә модульле фельшерлык-акушерлык пунктлары ачылды. Бу ФАПлар – районда беренче карлыгачлар.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Сарсак-Омга” хуҗалыгы җитәкчесе Рәзиф Харисов барлык техника, маллар, җирләребезне сатып, акчасын кесәсенә салып, авыл халкын төп башына утыртырга җыена. Хуҗалыкны таркатырга юл куймауда, авыл халкын эшсез калдырмауда ярдәм итсәгез иде...”.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнада Мамадышта “Коррупциягә каршы җәмәгать контролен оештыруда матбугат чараларының һәм гражданлык институтларының үзара нәтиҗәле эшчәнлеге” дигән зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда күрше тирәдәге 7 районнан матбугат басмалары житәкчеләре дә катнашты.
Күпкатлы йортларга коммуналь хезмәт күрсәтү, шуңа кагылышлы  мәсьәләләр, проблемалар турында телевидениедә, матбугат чараларында еш сөйләнсә дә,  бу тармактагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп өлгерү мөмкин түгел. Чөнки көн саен нинди дә булса яңалык туып кына тора. Торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы соңгы яңалыклар турында бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов сөйли.
Керем-чыгымнар – халык контролендә

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Өйдә җылы, тыныч булса, сәгатьләр буе менә шулай түгәрәкләр сызып утыра ул. Иркәләгәнне, сөйгәнне бик ярата”, – ди Вәзил абый улы Альбертның аркасыннан сөеп.
Узган җомгада ТР Премьер-министры Илдар ХАЛИКОВ безнең районга эшлекле визит белән килде.

1
декабрь, 2012 ел
шимбә
30 ноябрьдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында шәһәрдәге Ометов урамында ветераннар өчен төзелүче өч катлы 15 фатирлы йорттагы төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Бу йортта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә һәм январь аенда ветераннарга тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырылачак.
ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать МИҢНЕХАНОВның республика районнары буенча эшлекле сәфәре дәвам итә. Ул бу атнада Әгерҗегә килде.
28 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иң газиз кешеләребез багышланган “Әниемә – чәчәк бәйләме” бәйрәмендә безнең районнан халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Сания Рәхмәтуллина җитәкчелегендә Сарсак-Омгадан һәм Мордывыйдан 3әр балалы Людмила Маркитонова, Эльза Сибгатова, Күләгәштән һәм Әгерҗедән 4әр бала тәрбияләп үстерүче Лидия Васильева, Елена Лобанова, Әгерҗедән 5 балага гомер бүләк иткән Энзилә Бадряшова катнаштылар.
Районда инвалидлар декадасы башланды. Сезне шул уңайдан үткәреләчәк чараларга чакырабыз:
Декабрьдә авыл мәдәният учакларында инвалидлар һәм инвалид балаларын тәрбияләүчеләр өчен очрашулар, концертлар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International