ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Эшлекле дүшәмбе иртәсендә район Башлыгы Ф.Г. Габбасов бу атнада иң төп бурычларның берсе – милли бәйрәмебез – Сабантуйга әзерлек икәнлеген ассызыклады.

1
июнь, 2012 ел
җомга
2011 елның 2 июнь төнен Әгерҗе халкы бик озак оныта алмас әле.  Пугачево бистәсендәге хәрби арсеналда булган коточкыч шартлауларга иртәгә бер ел була. Ул төнне шәһәрдәге мәхшәрне искә төшерсәк, әле дә тәннәр чемердәп куя.
Күп кенә сау-сәламәт авыл яшьләре дә мондый хуҗалыкны алып барырга җөрьәт итми бүген. Иж-Бубыйда яшәүче II группа инвалид, 62 яшьлек Нәсимә САДРЕТДИНОВАның хуҗалыгында 1 баш сыер, 2 тана, 1 үгез, 6 сарык, 30дан артык тавык, өч оя каз бар.  Шушы көннәрдә тагын 40 каз бәбкәсе алырга ниятли. “Болар булмаса, мин чиргә сабышам”, – ди ул.

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
Салагышның бу кадәр әзерләнеп, моның кадәр кунакларны кабул иткәне булмагандыр, мөгаен. Авылның 400 еллык юбилеена багышланган Сабан туе гаҗәеп матур мизгелләре, чит җирләргә таралышкан йөзләгән авылдашларның туган төбәкләрендә шатлыклы очрашу-күрешүләре белән Салагышның бай тарихына тагын матур сәхифәләр язып калдырды.
Узган елның декабрендә генә Әгерҗедә үз ишекләрен ачкан 7нче “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективын тәүге зур җиңүе белән котлыйбыз. Алар “Uni-Чадо” республика бәйгесендә катнашып,  I урынга лаек булдылар һәм Диплом, нэтбук белән бүләкләнделәр.
“Мин үз һөнәремне бик тә яратам. Дөньяга туарга теләк белдергән сабыйны кабул итеп алуның җанга нинди рәхәтлек бирүен сүзләр белән генә аңлатырга мөмкин түгел”, – ди район үзәк хастаханәсе бала тудыру бүлегенең югары категорияле акушеркасы Лариса ЕЛЬЦОВА.

29
май, 2012 ел
сишәмбе
Кеше тормышында дулкынландыргыч вакыйгалар бик күп. Шулар арасыннан күңел кылларын аеруча тибрәткәне “Соңгы кыңгырау” бәйрәмедер, мөгаен. Узган җомгада районыбыз мәктәпләрен тәмамлаучы 174 укучы белән бергә аларның  укытучылары, әти-әниләре дә дулкынлану хисләре кичерделәр.
27 майда ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция узды. Көн тәртибе буенча  Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды ярдәме турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, авылларда ФАПлар төзүгә тәгаенләнгән программаны тормышка ашыру, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар каралды.

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
2005 елның май бәйрәмендә Әгерҗенең Маяковский урамындагы 4нче йорт ишегалдында булган янгынны күпләр хәтерлидер әле. Ул чакта иске корылмаларга ут капкан иде. “Шул вакыйгадан соң шәһәрдәге иске гаражларны ныклы контрольгә алдык”, – ди Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Флүр Нәбиев. Аның белән бергәләп без дә шәһәрдә иске сарайлар күп булган ишегалларына юл тоттык.

26
май, 2012 ел
шимбә
  Ихлас күңелдән  Салагыш авылының 400 еллык бәйрәме белән тәбрик итәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International