Узып баручы уку елында бакчада унөч бала тәрбияләнде. Күптән түгел шуларның бишесе өчен “Саубуллашу кичәсе“ узды. Денис Трофимов, Динә Мөфтиева, Таңсылу Хаматова, Руфат Гобәев һәм улыбыз Булат Сәлимуллин 1 сыйныф укучылары булачаклар. Ә менә аларның эне-сеңелләре Элина, Илгар, Ранис күңелле бакча тормышы белән хозурлануларын дәвам итәләр. Азалия, Ясминә кебек нәни сабыйлар исә бакча ишеген тәүге тапкыр ачып керәчәк.
Балалар иҗаты йортында күп төрле түгәрәкләр белән бергә картинг секциясендә дә шөгыльләнергә дә мөмкин булачак.
ЗАГС мәгълүматларына караганда май аенда Әгерҗе районында аерылышучылар гаилә коручыларга караганда өч тапкыр күбрәк булган. Әллә май аенда өйләнешергә ярамый дигән гыйбарәгә ышанганнармы, районда өч кенә пар никахын рәсмиләштергән. 12 пар аерылышкан.
Изге Рамазан аен уздыру өчен Татарстанга Төркиядән кырыктан артык дин кардәшебезнең килүе, аларның Әгерҗе мәхәлләсендәге ике мәчеттә дә тәравих намазларын уздырулары хакында газетабызда хәбәр иткән идек инде.
Быел Сәхрә авылының Нариманов урамына вак таш җәеләчәк.
30 нчы май көнне Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында “Соңгы кыңгырау”бәйрәме булып узды. 4 сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шалтырады.
Бүген Әгерҗедә “Радуга талантов” балалар иҗаты йортын ачу тантанасы булды.
Ниһаять, Әгерҗедә күптән көтелгән вакыйга: бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты үз ишекләрен ача. Монда көненә уртача 500-600 бала шөгыльләнер дип күзаллана.
Хөрмәтле әгерҗелеләр: зурлар һәм балалар! Җәйнең иң якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән ихлас котлыйбыз.
Соңгы елларда Әгерҗедә ял итәр өчен күп кенә мөмкинлекләр булдырылды: парклар төзелде, шәһәрнең кайбер урыннары халыкка уңайлы итеп үзгәртелде. Әлеге эшләр һаман да дәвам итә. Бу, беренче чиратта, үсеп килүче буын турында кайгыртуның ачык мисалы. Ә алар үзләре моңа ничек җавап бирә соң?